Министрлыкның җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасының тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен үтәвен өйрәнде.
Чара барышында Казан шәһәре административ комиссияләренең оештыру эшчәнлеге, шул исәптән автомат режимдагы эшчәнлеге дә өйрәнелде, суд тәртибендә юкка чыгарылган, шулай ук түләтүгә өметсез дип танылган һәм исәптән чыгарылган карарлар буенча белешмәләр төгәлләштерелде.
Казан шәһәре административ комиссияләрен оештыру идарәсенең җаваплы затлары белән берлектә квартал саен хисап белешмәләрен тапшыру рәвеше һәм тәртибе төгәлләштерелде, күрсәтелгән юнәлешләр буенча килеп чыга торган актуаль мәсьәләләр тикшерелде.