Юстиция министрлыгында авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул иттеләр

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә Баулы, Балтач һәм Бөгелмә муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул иттеләр.

Чара муниципалитетлардан килгән җирле әһәмияттәге актуаль мәсьәләләр, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү эшчәнлегенә, шулай ук законнардагы яңалыкларга багышланган иде.

Муниципалитетларда мөлкәти булмаган характердагы таләпләр буенча суд карарларын үтәүгә, муниципаль актларны федераль һәм республика законнарына туры китерүгә, шулай ук аларны муниципаль регистрга кертү һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару өчен җибәрүгә кагылышлы агымдагы вәзгыять тикшерелде.

“Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең хокукый үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.

Видеокүпер аша кабул итү азагында Мөхәррәм Ибәтов: “Урыннарда дөрес оештырылган эш халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән бурычларны нәтиҗәле хәл итүнең кирәкле шарты булып тора, - дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International