2025 елда җирле үзидарә органнарының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары буенча киңәшмә

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә 2025 елда җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеген билгеләү һәм муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашырулары мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең башкару эшчәнлеген оештыру бүлеге инспекторы Ренат Шәрәпов, шулай ук муниципаль административ комиссияләр рәисләре һәм җаваплы секретарьлары; җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлары катнашты.

 

Административ комиссияләр эшчәнлеге һәм 2025 елда административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның эшчәнлеге нәтиҗәләре турында территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова сөйләде.

Киңәшмә барышында Түбән Кама, Чирмешән, Тукай муниципаль районнарының җаваплы затлары белән административ штрафларны түләтү буенча проблемалы мәсьәләләр каралды.

Җирле үзидарә органнары административ комиссияләренең Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлекләре белән үзара хезмәттәшлегенең алдагы ысуллары билгеләнде.

Киңәшмә йомгаклары буенча хисап формаларын тутыру мәсьәләләренә караган укыту семинары уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International