Сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өстәмә ялга хокуклы булачак

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

Дәүләт Думасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ялга хокук бирә торган закон кабул итте. Федерация советы шулай ук әлеге документны үзенең пленар утырышында хуплады.

“Ветераннар турында” Федераль законның 16 статьясына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, аерым категориягә карый торган хәрбиләр ел саен 35 көнгә кадәр өстәмә түләнми торган отпуск ала алачаклар.

“Әлеге хокук Әфганстан сугышы ветераннарына, Сириядәге сугышчан операцияләрдә катнашучыларга һәм махсус хәрби операция зонасында бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә бирелә”, - дип аңлата ТР Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Мидхәтов.

Татарстан Юстиция министрлыгы искәрткәнчә, түләүсез юридик ярдәм алу өчен Татарстан Дәүләт юридик бюросына (Һ.Такташ ур., 124, 2 корпус адресы буенча) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 2025 елда мондый ярдәм алуга хокуклы гражданнар категорияләре исемлеге күпбалалы ата-аналар һәм белем алу чорында ата-анасының берсен яки икесен дә югалткан затлар белән тулыланды.

Категорияләрнең тулы исемлеге Министрлыкның рәсми сайтында “Түләүсез юридик ярдәм” бүлегендә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International