“Россия 1. Татарстан” телеканалы эфирында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль закон турында сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге законны гамәлгә ашыру республиканың барлык муниципаль берәмлекләре өчен өстенлекле бурыч булып тора.
“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, федераль закон яңалыкларын исәпкә алып, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә - бу бүгенге көндә эшнең төп юнәлешләренең берсе”, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Интервьюда халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашу формасы буларак гражданнар җыеннарына аерым игътибар бирелде.
“Гражданнар җыены - халыкның җирле үзидарәдә турыдан-туры катнашуының иң мөһим формаларының берсе. Республика өчен, бигрәк тә авыл җирлекләре өчен җыеннар зур әһәмияткә ия, чөнки алар халыкка җирле проблемаларны хәл итүгә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирә”, - дип билгеләп үтте Мөхәррәм Ибәтов.
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары белән интервьюны тулысынча сылтама буенча карарга мөмкин.