Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары бурычлары күп булган гражданнар өчен мөмкинлекләр турында сөйләде

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Максим Боровков катнашында матбугат конференциясе узды.

Министр урынбасары 2025 елда Министрлыкта банкротлык процедурасы мәсьәләләре буенча сектор булдырылганлыгы турында искә төшерде. Секторның төп юнәлешләреннән берсе булып халыкка түләүсез хокукый мәгълүмат бирү тора, ул банкротлык мәсьәләләре буенча гына түгел, ә альтернатив ысуллар буенча белем бирүне дә үз эченә ала.

Мәсәлән, хокукый ярдәм алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен ТР Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы базасында физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча гражданнарга даими консультацияләр үткәрәләр. Кабул итүләр атна саен пәнҗешәмбе көнне 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт адресы буенча уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International