Гражданнар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре эшчәнлегендә коррупция фактлары турында мәгълүмат белән мөрәҗәгать итә алалар. Бу хакта юстиция министры урынбасары Марат Низамиев “Утро на радио” тапшыруында хәбәр итте. Мөрәҗәгатьләрне кабул итү өчен Министрлыкта 222-60-30 ышаныч телефоны эшли. Шулай ук хәбәрне Министрлыкның рәсми сайты аша яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Интервью барышында министр урынбасары шулай ук республикада яшәүчеләргә җәмәгать юстициясе институты белән хезмәттәшлек итү өчен мөмкин булган заманча цифрлы сервислар турында сөйләде. “Цифрлы карарлар гражданнарның хакимият органнары белән аралашуын гадиләштерү өчен төзелә. Суд хакимияте дә искәрмә булып тормый”, - дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, “Татарстан Республикасында юстицияне үстерү” дәүләт программасы кысаларында Министрлык, шул исәптән җәмәгать юстициясе эшчәнлегенә дә даими нигездә яңа карарлар кертү белән шөгыльләнә. Мәсәлән, документларны электрон тапшыру сервисы төп проектларның берсе булып тора. Ул 2022 елның сентябреннән эшли башлады һәм гражданнарга һәм юридик затларга документларны Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары порталы аша тапшырырга мөмкинлек бирә. 2025 елның сентябреннән әлеге хезмәттән Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы аша да файдаланып булды.
Интервьюны тулысынча сылтама буенча тыңларга мөмкин.