2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 15 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.
Үзгәрешләр төбәк законнарын федераль дәрәҗәдә кабул ителгән төзәтмәләргә туры китерәләр. 2026 елның 20 февралендәге 23-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, 2026 елның 1 сентябреннән муниципаль торак контроле бетерелә. Бу өлкәдә күзәтчелек вәкаләтләре җирле үзидарә органнарыннан Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсенә тапшырыла.
Моңа бәйле рәвештә республиканың шәһәр округлары һәм шәһәр җирлекләре компетенциясеннән җирле әһәмияттәге тиешле мәсьәләләр төшереп калдырыла. Яңа закон федераль нормалар белән бер үк вакытта - 2026 елның 1 сентябрендә үз көченә керәчәк.