Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренә планлы аттестация узды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча Министрлык аппаратының җиде хезмәткәре үз вазифаларына туры килүләрен расладылар.

Аттестация процедурасын “белгечләр” категориясендәге алты хезмәткәр һәм “җитәкчеләр” категориясендәге бер хезмәткәр узды. Министрлыкның 4 хезмәткәре кадрлар резервына кертелгән. Комиссия әгъзалары аттестация узучыларның һөнәри эшчәнлегенә комплекслы бәя бирделәр, вазыйфаи бурычларын һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарны белүләрен тикшерделәр.

Аттестация - дәүләт хезмәткәрләренең профессиональлеген бәяләүнең мөһим коралы. Бүген барлык коллегаларым югары дәрәҗәдәге компетенция һәм законнар базасын тирәнтен белүләрен күрсәттеләр. Мондый формат безгә үз эшебездә даими камилләшергә мөмкинлек бирә, - диде кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр дәүләт граждан хезмәткәрен аттестацияләү “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасы нигезендә өч елга бер тапкыр үткәрелә.

Хезмәттәшләребезне чираттагы аттестацияне уңышлы узулары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә республика мәнфәгатьләренә хезмәт итүдә һөнәри уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International