Татарстанда 1,5 миллион кеше MAX мессенджерын актив куллана

2026 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы - медицина чат-ботларын куллану буенча Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург белән беррәттән топ-3 регион исемлегенә керде.

 

Татарстанда 1,5 миллион кеше MAX мессенджерын актив куллана.

 

Республика халкы авырып китүчегә хастаханәдә ачыла торган вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен поликлиникага бармыйча - табиб белән онлайн-консультация аша ябарга мөмкин. Документ “Госуслуги” чат-ботына килә.

 

Россиянең 86 төбәге Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә таибка кабул ителүгә MAX аша язылу сервисларын эшләтеп җибәрде. Февральдә 4 миллионнан артык россияле мессенджер ярдәмендә табибка язылган, кабул итү датасын күчергән яки визитны гамәлдән чыгарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International