Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе 15 ел эшләгәннән соң вазыйфасыннан китте

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышның көн тәртибе кысаларында кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Татьяна Латыева ТР Юстиция министрлыгының 2025 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.

Министрлык ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән коррупциягә каршы законнар таләпләрен гамәлгә ашыру өлешендә системалы хезмәттәшлек алып бара. Ел дәвамында мәнфәгатьләр конфликтын кисәтүгә һәм закон таләпләрен үтәүгә юнәлдерелгән методик һәм консультацион эш алып барылды, - ди Татьяна Латыева.

Аның сүзләренә караганда, 2025 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм керемнәр турындагы декларацияләрне дөрес тутыру мәсьәләләре буенча махсуслаштырылган семинарда катнашканнар. Коррупциягә каршы грамоталылыкны арттыру өчен ведомство буйсынуындагы оешмаларга тиешле тематикадагы 7 мәгълүмати-методик материал җибәрелгән.

Татьяна Латыева шулай ук хисап чорында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең расланган еллык эш планы тулысынча гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. 2025 елда юридик җаваплылык чараларын куллануны таләп итә торган коррупциягә каршы таләпләрне үтәмәү очраклары ачыкланмаган.

Моннан тыш, әлеге чарада Иҗтимагый совет рәисе Әнәс Гатауллин бу постта эшчәнлеген тәмамлавы турында хәбәр итте.

2011 елның гыйнварыннан бирле Советны җитәкләгән Әнәс Газиз улы катнашучыларга саубуллашу сүзе белән мөрәҗәгать итте: “Иҗтимагый советының барлык әгъзаларына озак еллар дәвамында бергә эшләвебез өчен рәхмәт белдерәм. Бүген мин карар кабул иттем һәм гариза яздым. Идарә итүне яшьләргә тапшырырга вакыт җитте дип саныйм.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Әнәс Газиз улы Гатауллинның Совет эшенә керткән өлешен югары бәяләде. “Бу 15 еллык юлны карасаң, аның Иҗтимагый совет өчен уңышлы булуын ышанып әйтергә була. Совет Иҗтимагый палатада һәрвакыт яхшы исәптә булды. Биредә шул исәптән Әнәс Газиз улының шәхси инициативасы аркасында туган проектлар уңай бәя алды һәм башка Иҗтимагый советларга тәкъдим ителде, - диде ул.

Министр шулай ук, аның дәүләт, фәнни һәм судьялык эшендә бай тәҗрибәсен исәпкә алып, Әнәс Газиз улының китүе Министрлык өчен зур югалту булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта Министрлык кабул ителгән карарга хөрмәт белән карый һәм Юстиция министрлыгы ишекләре аның өчен һәрвакыт ачык булачак дип белдерә.

Министр Әнәс Газиз улына Тантаналы шартларда дәүләт бүләген - ТАССР төзелүгә 100 елмедален тапшырды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңа рәисен билгеләү мәсьәләсе якын арада билгеләнгән тәртип нигезендә хәл ителәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International