Татарстан Республикасы Югары судында министр урынбасары Марат Низамиев Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Суд приставлары федераль хезмәтенең республика буенча Баш идарәсе белән хезмәттәшлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.
“Суд участокларының куркынычсызлыгы безнең эшнең өстенлекле юнәлеше булып тора”, - дип билгеләп үтте чыгышында министр урынбасары. Марат Фәрит улы сүзләренчә, җәмәгать судьяларының барлык суд участоклары биналары заманча саклау системалары белән җиһазландырылган: видеокүзәтү, бинага керү-чыгу юлларын контрольдә тоту һәм металл эзләгечләр. Җәмәгать судьялары шәхси “хәвеф төймәләре” белән тәэмин ителгән.
“Эш вакытында күзәтчелек эшен суд приставлары башкара, ә эш вакыты беткәч биналар янгын сүндерү сигнализациясенә күчерелә”, - дип аңлатты Марат Низамиев.
Докладта үткәрү пунктларына аерым игътибар бирелде. Алар гадел хөкемнән качып йөрүче затларның, бурычлыларның һәм эзләнүче гражданнарның мәгълүмат базалары булган компьютер техникасы белән җиһазландырылган.
Министр урынбасары суд приставлары хезмәте белән электрон багланышлар өлкәсендә сизелерлек алга китешне аерым билгеләп үтте. “2025 елда без электрон рәвештә 200 меңнән артык башкарма документ җибәрдек, бу 2023 ел күрсәткечләреннән 30 тапкырга артыграк”, - диде ул.
Шул ук вакытта министр урынбасары суд актларын үтәү өлешендә җәмәгать судьяларының Суд приставлары федераль хезмәте белән үзара хезмәттәшлеге механизмнарын камилләштерү кирәклеген таныды.