Бүген юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Казанның Совет районы буенча җәмәгать судьяларының ремонтланган суд участоклары бинасын карады. Анда 3 нче һәм 4 нче суд участоклары урнашкан.
Суд участоклары элеккеге бинадан Главная урамы, 68 йорт буенча урнашкан элеккеге поликлиника бинасына күчтеләр. Күченгәннән соң биналарның мәйданы 2,5 тапкырдан артыгракка артты һәм хәзер 479,6 кв.м тәшкил итә, бу җәмәгать судьялары һәм аппарат хезмәткәрләре өчен эш урыннары җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде.
Юстиция министры урынбасары Марат Низамиев сүзләренә караганда, Министрлык тарафыннан 4 миллион сумлык ремонт оештырылган. “Биналарны әзерләү кысаларында бинага керү юллары яңартылды: элмә такта, баскыч мәйданчыгы төзекләндерелде, бина эчендә өлешчә ремонт ясалды, саклау-янгын сигнализациясе системасы тулысынча яңартылды, конвой бүлмәсе төзекләндерелде һәм архив һәм сервер бүлмәләренә янгынга каршы ишекләр куелды”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Визит барышында министр эш шартларының шактый яхшыруына игътибар итте. Элекке урында мәйданнар кытлыгы сизелә иде -конвой бүлмәләре, судьялар өчен киңәшмә бүлмәләре, архив бүлмәләре, хәрәкәтләнүләре чикле гражданнар өчен санузел юк иде.
“Җәмәгать судьяларын һәм аппарат хезмәткәрләрен өй туе белән котлыйм. Татарстанда республиканың барлык районнарында гадел хөкемне гамәлгә ашыру өчен заманча инфраструктура булдыруга аерым игътибар бирелә, - дип ассызыклады Рөстәм Заһидуллин. Лаеклы хезмәт шартлары ул җәмәгать юстициясе институты хезмәткәрләре турында кайгырту гына түгел, ә суд яклавын сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарга хөрмәт күрсәтү дә”.
Яңартылган биналарга күчү суд участоклары хезмәткәрләре тарафыннан да югары бәяләнде. Җәмәгать судьялары Юстиция министрлыгына рәхмәт белдереп: “Без бу вакыйганы бик озак көттек. Яңа бина иркенрәк кенә түгел, безнең барлык ихтыяҗларыбызны исәпкә алып ремонтланган. Моннан тыш, яңа шартлар безгә мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен дә уңайлырак”, - диделәр.