Түләүсез юридик ярдәм турында федераль законга дәүләт хисабына хокукый ярдәм алу хокукы булган затлар исемлеген киңәйтә торган үзгәрешләр кертелде.
Хәзер исемлеккә:
- үзләрен мәҗбүри күчеп килүчеләр яки качаклар дип тануны үтенүче затлар;
- мәҗбүри күчеп килүчеләр яки качаклар дип танылган гражданнар; - РФ территориясендә вакытлыча сыену алган затлар өстәлде.
Күрсәтелгән категорияләргә керүчеләр түбәндәге мәсьәләләр буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар:
- социаль ярдәм чараларын алу;
- аларны мәҗбүри күчеп килүче яки качак статусында тану;
- вакытлыча сыену урыны алу;
- РФ гражданлыгын алу;
- юридик әһәмиятле фактлар билгеләү;
- югалган документларны торгызу.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, якын арада түләүсез юридик ярдәм турындагы республика законына төзәтмә характерындагы үзгәрешләр кертеләчәк.