Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы искәртә: түләүсез юридик ярдәмне хәзер мобиль кушымта аша алырга мөмкин. Шәхсән килү кыенлык тудырса, Дәүләт юридик бюросы юристларына сорауларны Татарстан Республикасында яшәүче картасы аша “Юридик ярдәм” бүлегендә бирергә мөмкин.
“Кушымтаны куллану өчен билгеле бер банкның клиенты булу мәҗбүри түгел. Кушымтаны күчереп алу да җитә. Һәм сервисның барлык функцияләре тулы күләмдә булачак”, - ди түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Ярослав Швец.
Аның сүзләренчә, онлайн-сервис түләүсез юридик ярдәм алуны гадиләштерә һәм мошенниклык очракларын булдырмый калырга ярдәм итә.
Дәүләт юридик бюросына шулай ук хәзер Дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Заманча һәм уңайлы онлайн-сервислар “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты буенча үсә.