Бу елның 3 апрелендә “Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 446 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон үз көченә керә. Ул күпбалалы гаиләләр мөлкәтен бурычларны түләтүдән өстәмә яклауны тәэмин итә дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы.
Закон башкарма производство кысаларында түләттереп булмый торган мөлкәт исемлеген киңәйтә.
“Хәзер гражданга күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чарасы сыйфатында түләүсез бирелгән җир кишәрлеге яисә мондый җир кишәрлегенә гражданның өлеше, кишәрлек ипотекада булган очраклардан тыш, яклана. Шулай ук, күпбалалы гаилә әгъзасы аның хуҗасы булган очракта, күпбалалы гаиләнең бердәнбер транспорт чарасы да якланачак”, - дип аңлата министрның беренче урынбасары Илья Гомзик.
Законның тулы версиясе белән pravo.gov.ru. сайтында танышырга мөмкин.