Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә: язгы ташуга әзерлек - куркынычсызлык гарантиясе

2026 елның 3 апреле, җомга

ТР Юстиция министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су басу куркынычы зур булган зоналарында яшәүчеләргә язгы ташу чорында үтәлергә тиешле саклык чаралары турында искә төшерә.

Гражданнарның фаразлана торган гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге -куркынычларны киметүнең төп факторы. Кешеләрнең көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда гамәлләр алгоритмын белүләре бик мөһим, - ди белгечләр.

Мәсәлән, әгәр сез су басу ихтималы зур булган зонада яшисез икән, эвакуациягә алдан әзерләнегез. Кыйммәтле әйберләрне һәм документларны бер урында җыегыз. Су үткәрми торган җылы кием һәм аяк киеме әзерләгез.

Дарулар турында онытмагыз, фонарь, аңа запас батарея һәм шәм әзерләгез. Шулай ук транспорт чарасын да әзер тотыгыз. Көймәгез булса, аны һәм кирәкле коткару җайланмаларын: коткару жилетларын, коткару түгәрәген, озын бауны да алдан әзерләп куегыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International