Ярышларда төрле дәүләт структураларыннан 21 командадан 84 кеше катнашты.
Һәр команданың составы дүрт уенчыны: ике ир-ат һәм ике хатын-кызны үз эченә ала. Турнир тиз шахмат форматында узды, һәр йөрешкә 5 секунд өстәп, бер партиягә 10 минут вакыт бирелде.
“Турнирда катнашучыларның яхшы әзерлекле булулары сизелеп тора иде. Күп кенә партияләр чыннан да киеренке һәм кызыклы булды”, - диделәр безнең спортчылар.
Спартакиаданың киләсе этабы баскетбол буенча турнир булачак, ул апрель аенда узачак.
Хезмәттәшләребезгә Министрлыкны лаеклы тәкъдим иткәннәре, рухи ныклыклары һәм җиңүгә омтылышлары өчен рәхмәт белдерәбез! Спартакиадада алга таба да уңышлар телибез!