Дәүләт юридик бюросының әйдәп баручы белгече Илһам Мидхәтов аңлатканча, түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә торган мәсьәләләр исемлеге законнар белән регламентланган һәм хокукый ярдәмнең кайбер юнәлешләрен үз эченә ала.
“Шуны аңларга кирәк, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе “Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында” Федераль закон һәм тиешле региональ норматив актлар белән билгеләнә, - ди Илһам Мидхәтов. - Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, гражданнарның башка ташламалы категорияләре кебек үк, хокукый мәсьәләләр буенча, торак, хезмәт, социаль һәм гаилә хокук мөнәсәбәтләрен дә кертеп, түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы”.
Әгәр дә гаилә-хокукый проблемалар килеп чыкса, ата яки ана булуны билгеләү, алимент түләтү, опека һәм попечительлек рәсмиләштерү, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләрендә ярдәмгә исәп тотарга мөмкин.
Әгәр торак проблемалары барлыкка килсә, юристлар бердәнбер торакка мөнәсәбәттә төрле килешүләр төзүдә, торак урынга хокукны тануда һәм торак урнашкан җир кишәрлегенә хокукларны яклауда ярдәм итәчәкләр.
Юристлар социаль тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр: пособиеләр алу, социаль ярдәм рәсмиләштерү һәм пенсия мәсьәләләрен хәл итү.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен махсус гарантияләр өстенлекле - квалификацияле ярдәм социаль һәм компенсация түләүләре, хәрби хезмәткәрләрне акчалата тәэмин итү һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарының хокукларын яклау мәсьәләләре буенча бирелә.
Түләүсез юридик ярдәм алу турында тулырак мәгълүматны Юстиция министрлыгының рәсми сайтында белергә мөмкин.