Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча системалы эш җайга салынган

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына финанс ярдәме күрсәтү, аларны эшкә урнаштыруда, социаль тернәкләндерүдә ярдәм чараларын системалы рәвештә үстерә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты.

Элегрәк ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган төрле ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары каралган дип белдергән иде. Ярдәм чараларының шактый өлеше муниципаль дәрәҗәдә билгеләнгән.

2026 елның 1 апреленә муниципаль регистрга 16 төр буенча 3 082 ярдәм чарасы турында белешмәләр кертелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге ярдәм тормышның барлык төп өлкәләрен- салым ташламаларыннан алып балаларга белем бирүгә һәм психологик ярдәмгә кадәр колачлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International