Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында муниципаль актларны исәпкә алу һәм системалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2026 елның 17 апреле, җомга

Бу елның беренче кварталында Татарстанның муниципаль норматив хокукый актларының 95% ы республика Юстиция министрлыгына Хокукый мәгълүматның рәсми порталы аша җибәрелгән. Бу хакта җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Ралия Гарифуллина хәбәр итте.

Бүлек башлыгы ассызыклаганча, рәсми порталны куллану белән беррәттән, муниципалитетлар электрон документ әйләнеше системасы аша 329 акт җибәргән. Әмма, процессның уңай динамикасына карамастан, муниципалитетлар эшендә кайбер җитешсезлекләр саклана.

Актларны бастырып чыгарганда хаталар җибәрү дәвам итә, һәм кайбер районнар аларны системалы нигездә эшли. Бу муниципаль актларны бастырып чыгару мәсьәләсенә формаль карауны күрсәтә, - ди Ралия Гарифуллина.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы алып барган муниципаль регистр республикада да, федераль дәрәҗәдә дә бердәм хокукый киңлек булдыруда сизелерлек роль уйный.

Муниципаль регистрдагы белешмәләр барлык гражданнарга, оешмаларга һәм гавами хакимият органнарына да ачык, - дип ассызыклады министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов һәм актларны системалаштыру һәм гамәлдәге законнарга туры китерү халыкның хокукларын һәм ирекләрен яклауда төп роль уйныйдип белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International