Буа, Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул итү

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Юстиция министрлыгында Буа, Югары Ослан һәм Биектау муниципаль районнарының авыл җирлекләре башлыкларын видеокүпер аша кабул иттеләр.

Чара муниципалитетлардан килгән җирле әһәмияттәге актуаль мәсьәләләр, тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, административ җаваплылыкка тарту турында беркетмәләр төзү эшчәнлегенә, шулай ук законнардагы яңалыкларга багышланган иде.

Муниципалитетларда мөлкәти булмаган характердагы таләпләр буенча суд карарларын үтәүгә, муниципаль актларны федераль һәм республика законнарына туры китерүгә, шулай ук аларны муниципаль регистрга кертү һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырып чыгару өчен җибәрүгә кагылышлы агымдагы вәзгыять каралды. “Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2025 елның 20 мартындагы 33-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең хокукый үзенчәлекләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International