Бөек якташыбыз, дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Гавриил Романович Державинның тууына 283 ел тулу уңаеннан Казанның Лядской бакчасында аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.
Тантанага республика хакимияте органнары вәкилләре, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, язучылар берлеге һәм милли-мәдәни берләшмәләр әгъзалары, Казан халкы җыелды. Юстиция министрлыгыннан министр урынбасары Марат Низамиев катнашты.
Сәламләү сүзендә Марат Низамиев Державин шәхесенең Татарстан Республикасы Юстиция системасы өчен аерым әһәмиятен ассызыклады: “Минем өчен, Татарстан Республикасы Юстиция системасы вәкиле буларак, бүгенге чарада катнашу үзенчәлекле мәгънәгә ия, - диде министр урынбасары. - Державин - илһамлы шагыйрь сәләтен һәм дәүләт эшлеклесенең тирән юридик акылын гармонияле берләштергән уникаль тарихи шәхес”.
Марат Низамиев ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы күренекле ватандашларның юридик мирасын саклауга һәм популярлаштыруга зур игътибар бирә. “Гавриил Романович Державинның иҗатын һәм эшчәнлеген истә тоту хокукый мәдәниятне ныгытуга, юристларның һөнәри этикасын үстерүгә һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә”, - дип өстәде ул.
Чыгышының азагында Марат Низамиев җыелганнарны истәлекле дата белән котлады һәм: “Бу күренекле юрист һәм шагыйрь мирасы безне гаделлеккә һәм Ватаныбыз иминлегенә хезмәт итүгә юнәлтсен!”, - диде.