Татарстанда махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү ничек башкарыла

2026 елның 20 июле, дүшәмбе

“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалында махсус  хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү системасы булдырылган. Ул ярдәм һәм түләү чараларын күрсәтү, шулай ук дәүләт органнары һәм вазыйфаи затлар карарларына шикаять белдерү мәсьәләләрен колачлый. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус  хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре “бер тәрәзә” режимында юристлар, хәрби-социаль үзәк һәм социаль оешмалар белгечләреннән консультация алырга мөмкин. Шулай ук фонд филиалы мәйданчыгында ТР Прокуратурасы, Суд приставлары федераль хезмәте  идарәсе, хәрби комиссариат, адвокат һәм нотариаль палаталар вәкилләре белән кабул итүләр үткәрелә.

Мәсәлән, һәр пәнҗешәмбе Татарстан дәүләт юридик бюросы юристлары “Ватанны саклаучылар” фондында кабул итүләр үткәрәләр, махсус  хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның туганнарына түләүсез консультация бирәләр.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Дәүләт юридик бюросы һәм “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы арасындагы багланышларга аңлатма бирде.

“Республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче барлык субъектларның ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынды. Мондый ярдәмнең конкрет мисалларының берсе - “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы базасында хәрбиләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итүләрне даими оештыручы Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы эшчәнлеге”, - дип билгеләп үтте министр.

Рөстәм Заһидуллин хәбәр иткәнчә, бу эш кысаларында 2026 елның беренче яртыеллыгында Дәүләт юридик бюросы юристлары 23 кабул итү уздырган, аларда 250дән артык сугышчы һәм аларның гаилә әгъзалары квалификацияле юридик ярдәм алган.

Министр “Ватанны саклаучылар” фонды белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә бу эшнең дәвам итәчәгенә, ә хезмәттәшлекнең ныгыячагына ышаныч белдерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International