Татарстан Республикасы юстиция министры Дәүләт Советында җирле үзидарәне камилләштерү турында закон проектын тәкъдим итте

2026 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советының егерме икенче утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин депутатларга җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тәкъдим итте.

Министр сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән төзәтмәләр җирле үзидарәнең ике дәрәҗәле системасын һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларын сайлауның гамәлдәге тәртибен саклауны күздә тота. Закон проекты хакимият органнарының җирле дәрәҗәдә эшләү механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Заһидуллин “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында”гы законга кертелгән төп үзгәрешләрне атады. Аерым алганда, төшенчәләр федераль законга туры китерелә, вәкиллекле органның минималь саны билгеләнә, эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы муниципаль норматив хокукый актларга экспертиза уздыру кирәклеге бетерелә.

Муниципалитетларга гавами хакимият органнары белән дистанцион хезмәттәшлек тәртибен һәм вәкиллекле органнар утырышларында читтән торып катнашу форматын билгеләү вәкаләте бирелә.

Министр билгеләп үткәнчә, закон проекты халыкның җирле үзидарәне гамәлгә ашыруда катнашу формаларына төзәтмәләр керткән. Җирле референдум, муниципаль сайлаулар, гражданнар җыены, территориаль иҗтимагый үзидарә, гавами тыңлаулар, гражданнар җыелышлары, гражданнардан сорашып белешүләр, инициатив проектлар саклана, - диде ул.

Федераль закон нигезендә җирле үзидарә органнары вәкаләтләренең 3 категориясе билгеләнгән: муниципалитетларның махсус вәкаләтләре, республика дәрәҗәсендә яңадан бүленә ала торган вәкаләтләр, шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашыру өчен яңадан бүленә торган вәкаләтләр.

Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International