Республикада 6 июльдән 12 июльгә кадәр гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы узды. Акция нәтиҗәләре турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сөйләде.
Акция Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап инде өченче тапкыр үткәрелә. “Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгының төп максатлары булып традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга ярдәм итү, квалификацияле юридик ярдәм күрсәтүне тәэмин итү һәм хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә гаиләләргә ярдәм итү тора”, - диде Рөстәм Заһидуллин.
Республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында 5 меңгә якын чара үткәрелгән: лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр, конкурслар, хокукый юнәлештәге тренинглар һәм гражданнарны кабул итүләр.
Министр хокукый ярдәм күрсәтү чараларына аерым тукталды. Аның сүзләренә караганда, акция кысаларында 415 консультация оештырылган, аларда түләүсез юридик ярдәм сорап 4 400дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген балалары булган гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук күпбалалы гаиләләр тәшкил иткән.
“Гражданнарны еш кына социаль-хокукый мәсьәләләр - пособиеләр, түләүләр, пенсияләр һәм дәүләт ярдәменең башка чаралары кызыксындыра”, - дип ачыклык кертте Рөстәм Заһидуллин.
Гражданнарны кабул итү өчен 170 пункт оештырылган иде. Белгечләр дәгъва гаризалары һәм вәкаләтле органнарга мөрәҗәгатьләр кебек хокукый характердагы 1,2 меңнән артык документ әзерләгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия Дәүләт хезмәтләре порталы аша да түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин булуын искәртә. Онлайн-сервис түләүсез юридик ярдәм алуны гадиләштерә һәм мошенниклык куркынычын киметә. Цифрлы инструментларны үстерү “Белешмәләр икътисады” илкүләм проекты кысаларында алып барыла.