гаиләне саклап калырга ярдәм итә
Аерылышулар буенча күпчелек процесслар суд органнары аша уза һәм федераль законнар уйланылмаган һәм ашыгыч карарларны минимальләштерүгә юнәлдерелгән нормалар пакетын күздә тота. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте.
Журналистның аерылышу процедурасына кагылышлы соравына җавап биреп, ир белән хатын аерылышу өчен судка мөрәҗәгать иткәндә һәрвакыт уйлану өчен бер айдан өч айга кадәр вакыт бирелә дип ассызыклады министр.
“Әгәр 20 ел элек ир белән хатын документларын судка биргән һәм кыска вакыт эчендә аерылышкан очракны очратырга мөмкин булса, хәзер законнар ир белән хатынга татулашырга мөмкинлек бирерлек итеп формалаштырылган”, - ди Рөстәм Заһидуллин.
Министр шулай ук гаилә парлары белән психологлар эшли торган медиатив ярдәмгә игътибар итте. Татарстан Республикасы юстиция министры сүзләренә караганда, бу системалы эш, ул гаиләне саклап калу чараларының берсе булып тора.