Татарстанда суд хәбәрнамәләрен “Дәүләт хезмәтләре” аша җиткерәчәкләр

2026 елның 4 сентябре, җомга

Бу хакта республика Судьялар советы утырышында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин хәбәр итте. Министр сүзләренчә, Татарстанда Дәүләт электрон почта системасын гамәлгә кертергә җыеналар. Аның аша хәбәрнамәләр турыдан-туры “Дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) порталындагы шәхси кабинетка киләчәк.

“Бу канал өстенлекле булачак. Әгәр хат барып җитмәсә, система автомат рәвештә резерв вариантны - “Гибрид почта”ны тоташтырачак”, - дип аңлатты министр.

Рөстәм Заһидуллин ассызыклаганча, республика хөкүмәте җәмәгать юстициясе системасын үстерү мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирә. Җәмәгать юстициясе өлкәсендә цифрлы карарларны үстерү Татарстан Рәисе ярдәме белән тормышка ашырыла.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International