Фишинг сайтка эләктегезме? ТР Юстиция министрлыгы нишләргә кирәклеген аңлата

2026 елның 4 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы фишинг һөҗүмнәре вакытында гамәлләр алгоритмын искәртә. Әгәр шикле сайтта форманы тутырганда сез әле CVC/CVV-кодны кертмәгән булсагыз һәм SMS яки пуш-хәбәрдән килгән код белән гамәлне расламаган булсагыз - әлеге битне ябып кына куегыз. Бу очракта мәгълүматлар мошенникларга барып җитмәгән, куркыныч минималь.

Әгәр кодны инде кертеп өлгергәнсез икән, банкның мобиль кушымтасында яки телефон аша картагызны тиз арада блокка куегыз. Аннары транзакцияләр тарихын тикшерегез һәм картаны яңадан чыгарырга гариза бирегез. Картаның номеры, гамәлдә булу вакыты һәм CVC/CVV-коды үзгәрәчәк, ләкин исәп-хисап счеты һәм баланс сакланып калачак.

“Әгәр картагыздан акча салдырганнар икән, барлык дәлилләрне: скриншотлар, хәбәрләр, белдерүләр, сайт сылтамасын саклап калыгыз. Алар белән банкка мөрәҗәгать итегез һәм кичекмәстән полициягә гариза языгыз.

“Онлайн-сатып алулар вакытында куркынычларны киметү өчен, чикләнгән лимиты булган аерым виртуаль яки өстәмә банк картасын кулланыгыз”, - дип киңәш итә хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече Ринат Фазлыев”.



 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International