Сарманда капиталь ремонт буенча республика программасы нигезендә җәмәгать судьяларының суд участоклары бинасын яңарттылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча республикада җәмәгать судьяларының суд участокларын капиталь ремонтлауның биш еллык программасы гамәлдә. Быел ел башыннан әлеге программа буенча инде биш суд участогы бинасы яңартылган.
Сарманда капиталь ремонт тәмамланганнан соң җәмәгать судьяларының яңартылган 1 нче һәм 2 нче суд участоклары биналарына тантаналы рәвештә ачылды. Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ленар Гайниев сәфәр барышында билгеләп үткәнчә, ремонт хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен шартлар тудыруны күздә тоткан. Бу республика суд участокларын ремонтлаганда үтәлә торган мөһим таләп.
Программа буенча түбәндәгеләр эшләнгән:
- түбә яңартылган;
- фасад җылытылган;
- җылыту, суүткәргеч һәм канализация системалары яңартылган;
- суд приставы өчен аерым бүлмә, сервер һәм конвой бүлмәсе ясалган.
Бу елда капиталь ремонт буенча республика программасына барлыгы 11 бина кертелгән.