Банкротлыкка нинди альтернатива булуы, кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар әзерләргә кирәклеге турында министр урынбасары Максим Боровков “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюсында сөйләде.
Аның сүзләренчә, банкротлык - иң соңгы котылгысыз чара. Киң кулланыла торган чара булып кредит оешмалары тарафыннан гамәлдәге шартнамә кысаларында бурыч йөкләмәләрен җайга салу өчен актив кулланыла торган икенче юл - реструктуризация тора.
Шартнамә шартларын үзгәртү өчен финанс кыенлыкларын нигезләргә кирәк. “Мондый нигезләр сыйфатында керемнәр кимү, каты авыру яки эшкә сәләтлелекне югалту торырга мөмкин”, - дип аңлатты Боровков.
Реструктуризация ясау өчен:
1. Кредит рәсмиләштерелгән банкка турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә.
2. Финанс кыенлыкларының сәбәпләрен күрсәтеп һәм түләүләрнең мөмкин булган графигын тәкъдим итеп, реструктуризация турында гариза язарга кирәк.
Министр урынбасары шулай ук гражданнарның физик затларның банкротлыгы мәсьәләләре буенча түләүсез юридик консультация алу мөмкинлеген булуын да искәртте. Министрлык хезмәткәрләре атна саен Татарстан Дәүләт юридик бюросы мәйданчыгында гражданнарны кабул итәләр.
Кайчан: һәр пәнҗешәмбе, 14:00 дән 17:00 гә кадәр
Кайда: Казан, Һади Такташ урамы, 124
Әңгәмәнең тулы текстын “Ватаным Татарстан” газетасының 9 нчы сентябрьдә чыккан 110 нчы санында табарга була.