“Ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт!”: ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәре - республиканың Мактау тактасы лауреаты

2026 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча булдырылган проект үз эшләрен намус белән башкаручыларны бер мәйданчыкта берләштерде.

Лауреатлар арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә бар: Юстиция министрлыгын Мактау тактасында биш кеше тәкъдим итә. Аларның берсе - Наталья Александровна Андриянова, норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы советнигы.

Наталья Александровна ТР Юстиция министрлыгында 28 елдан артык эшли. Аның эшенең төп өлеше республика башкарма хакимият органнары чыгара торган норматив хокукый актларны теркәү һәм хокукый бәяләүне уздырудан гыйбарәт. Хезмәттәшләре аны иң катлаулы эшләрдә дә таянырлык кеше дип бәялиләр.

Татарстанның Мактау тактасы лауреаты үзенең күпьеллык хезмәтен югары бәяләүләре өчен рәүмәт белдерә:

“Мондый бәяләүгә бик шатмын. Мин күп еллар яраткан эшем белән шөгыльләнәм, һәм бу хезмәтнең республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелүе сөендерә. Ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт. Һәм бу, әлбәттә, алга таба да шулай ук намус белән эшләргә этәргеч”, - ди Наталья Андриянова.

Лауреатларның анкеталарын gordost.tatar.ru. адресы буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International