Министрлыкта җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең алда торган сайлауларда катнашуына багышланган эшлекле киңәшмә узды. Участокларның территориаль ераклыгы аркасында фикер алышу видеоконференция форматында оештырылды - диалогка республиканың барлык 190 суд участогы вәкилләре кушылды.
Киңәшмәне юстиция министры урынбасарлары Марат Низамиев һәм Мөхәррәм Ибәтов ачтылар. Киңәшмә барышында сайлауларның төп стадияләре, тавыш бирү даталары һәм булачак сайлау кампаниясенең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
“Безнең һәрберебезнең гражданлык позициясе - киләчәгебезгә кертә торган өлеш. Сайлаулар илнең һәм республиканың озак елларга үсеш юнәлешләрен билгели, һәм суд хезмәткәрләренең бу карарга җаваплы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтүе аеруча мөһим”, - дип ассызыклады Мөхәррәм Ибәтов чыгышында.