Татарстан Республикасы юстиция министры Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде

2026 елның 18 сентябре, җомга

Бүген бөтен ил буенча, шулай ук республикабызда да, IX чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да сайлауда катнашты.

“Сайлау участогында, иртә булуга карамастан, кешеләр күп инде. Бу бик сөендерә. Сайлауларда тавыш бирү - һәрберебезнең гражданлык позициясенең табигый чагылышы. Республикада тормыш сыйфаты һәм урыннарда төп бурычларны хәл итү илнең закон чыгару органы составының нинди булуына бәйле”, - диде Рөстәм Заһидуллин.

Министр сайлау участокларының 18-20 сентябрьдә 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәген искәртте һәм халыкны төбәкнең киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International