“Россия Федерациясе субъектларында медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында” Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының 30.10.2013 № 419-СФ карары нигезендә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына 100 мең һәм аннан да күбрәк кешесе булган шәһәрләрдә исерек һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларга вакытлы булу (приют) оештыру буенча социаль хезмәт күрсәтүче (соңыннан бу хезмәт күрсәтүләрне оештыру вазыйфаларын Россия Федерациясе субъектларының халыкны социаль яклау өлкәсендәге башкарма хакимияте органнарына йөкләп) махсуслаштырылган учреждениеләр (бүлекчәләр) булдыру мәсьәләсен карау тәкъдим ителгән иде.
2014 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (алга таба – закон проекты) буенча фикер алышу киңәшмәсе уздырылды.
Закон проекты белән сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкаләтләренә иҗтимагый урыннарда исерек хәлдәге һәм үзе йөри алмаган яисә әйләнә-тирәне белештермәүче, медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларны вакытлыча булу буенча социаль хезмәт күрсәтүләрнең махсуслаштырылган учреждениеләрендә тоту тәртибен билгеләү вазыйфаларын кертү карала.
Шулай ук закон проекты белән исерек хәлдәге һәм үзе йөри алмаган яисә әйләнә-тирәне белештермәүче, медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган затларны вакытлыча тоту буенча социаль хезмәт күрсәтүләрнең махсуслаштырылган учреждениеләрен булдыру шартлары билгеләнә.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “18 нче үзәк шәһәр клиник хастаханәсе” СМУ баш табибе Р.С.Бакиров, Татарстан Республикасы Прокурорының Татарстан Республикасы закон чыгару (вәкиллекле) органнары һәм башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Г.Ю.Синякова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А.Осипов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары А.Р.Хәсәнов катнашты.
Федераль законнар белән әлеге мәсьәлә җайга салынмаганны исәпкә алып, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының бергәләшеп хәл итәсе сораулары барлыкка килде.
Киңәшмә йомгаклары буенча 2014 елның 27 гыйнварында узачак Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышында әлеге мәсьәләне кабат карау турында карар кабул ителде.