Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Азнакай һәм Буа муниципаль районнарына хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруларын өйрәнү өчен бардылар.
Районнарга баруларга бәйле оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов алып барды.
Киңәшмәдә М.М. Ибәтов хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруларны өйрәнгәндә аерым игътибар бирелергә тиешле мәсьәләләрне күрсәтте, болар: Татарстан Республикасы халкы арасында алкоголь продукциясен куллану масштаблары һәм алкоголизмны профилактикалау, алкоголь белән агуланганып үлүчеләр саны арту, бүтән җинаятьләр белән чагыштырганда элек хөкем ителгән затлар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең саны арту, хокук саклау органнарының терроризм һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәше чаралары.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсенең Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары О.Р. Хәсәнов чыгыш ясады, ул эш төркеменең игътибарын эштәге кайбер юнәлешләргә юнәлдерде.
Күчмә тикшерү барышында эш төркеме әгъзалары әлеге районнарның җирле үзидарә органнарының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш” дәүләт программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карарын үтәү буенча үз эшчәнлекләрен оештыру торышын өйрәнделәр; Министрлык сайтындагы “Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе эш төркеме” бүлегендәге план-задание белән расланган юнәлешләр буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген тикшерделәр.
Ике районда да хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруларын өйрәнү нәтиҗәләре буенча тикшерүләр йомгаклары буенча утырышлар уздырылды, алар барышында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшендә булган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.