Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2014 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетытының Эксперт советы утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.

Утырышта 5 закон проекты каралды:

1. “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы) – әзерләүче инициативасы буенча караудан төшереп калдырылды;

2. “Татарстан Республикасы гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы) – шундый ук закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты әзерләүгә бәйле рәвештә караудан төшереп калдырылды;

3. “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы) – эшләп бетеререгә җибәрелде;

4. “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы) - хупланды;

5. “Татарстан Республикасының һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (кабат) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) – хупланды.

Эксперт советы тарафыннан хупланылган “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасының һәлакәттән коткару хезмәтләре һәм һәлакәттән коткару формированиеләре турында” Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетыты каравына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International