Россия Федерациясе Конституция Суды региональ түрәләрне конкурссыз билгеләргә рөхсәт бирмәде

2009 елның 6 феврале, җомга
Россия Федерациясе Конституция Суды дәүләт граждан хезмәте турындагы федераль закон нигезләмәләренең РФ Конституциясенә тулысынча тәңгәл килүен таныды.
Әлеге нигезләмәләр түрәләрне законда бәян ителгән аерым очраклардан тыш конкурссыз билгеләү мөмкинлеген бирми.
Аерым алганда, сүз “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында” 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның 22 статьясының, “Псков өлкәсе дәүләт граждан хезмәте турында” 2005 елның 5 декабрендәге Псков өлкәсе Законының 13 статьясындагы 2 өлешнең 2 һәм 4 пунктларының конституция нигезләмәләрен тикшерү турында бара.
Федераль законның 22 статьясы граждан хезмәткәрләрен вазыйфаларга билгеләү нигезләмәләрен һәм тәртибен билгели. Әлеге статья белән билгеләнгән гомуми кагыйдә - дәүләт хезмәткәрләрен вазыйфаларга билгеләү конкурс нәтиҗәләре буенча гамәлгә ашырыла. Әмма кайбер очракларда конкурс үткәрелми, һәм федераль закон вазыйфага конкурссыз билгеләү нигезләмәләре исемлеген үз эченә алган.
Псков өлкәсе законының 13 статьясы нигезләмәләре дәүләт хезмәткәрләрен югары һәм баш вазыйфаларга билгеләгәндә үткәрелми дип билгели.
Псков өлкәсе депутатлары җыены Конституция Судына запрос белән мөрәҗәгать иттеләр. 2005 елда ул югары түрәләрне конкурссыз билгеләү мөмкинлеген биргән закон кабул итте. Андыйларга псков депутатлары өлкә администрациясе комитетлары һәм идарәләре җитәкчеләрен кертте.
Әмма башта Псков өлкәсе суды, аннары РФ Югары Суды әлеге законның көчсезлеген таныды.
Хәзер шундый ук таләп белән РФ Конституция Суды чыкты. Чөнки Конституция федераль һәм региональ дәрәҗәдә дәүләт граждан хезмәтен оештыруның бердәм юлын билгели.
Моннан тыш, Конституция Суды түрәләрне конкурссыз билгеләү гражданнарның яшәү урынына карамастан бертигез булулары принцибына каршы килә һәм аларның дәүләт хезмәтенә булган бертигез конституция хокукларын тупас бозу дип хәл итте.
Псков өлкәсенең әлеге законы якын араларда яңадан тикшереләчәк дип хәбәр итте төбәк губернаторы урынбасары Дмитрий Шахов. Аның фикеренчә, бүгенге карар “барлык регионнар өчен дә җирлек булачак”, чөнки, аның фикеренчә, төбәкләрнең күбесе үз вакытында псков өлкәсенә охшаш законнар кабул иттеләр.           
www.Legis.ru материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International