Әлки һәм Югары Ослан муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына комплекслы методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү

2014 елның 26 апреле, шимбә

2014 елның I кварталына җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтүнең расланган графигы нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, җирле үзидарә органнарына комплекслы методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында, 2014 елның 22 апрелендә – Югары Ослан муниципаль районына, 2014 гелның 23 апрелендә Әлки муниципаль районына бардылар.

Муниципаль берәмлекләрнең авыл җирлекләре башлыкларын һәм район прокуратуралары вәкилләрен чакырып, җирле үзидарә органнары җитәкчелеге һәм җаваплы хезмәткәрләре катнашында эшче киңәшмә уздырылды.
Нормалар иҗат итү эшчәнлеге торышы һәм муниципаль берәмлекләрнең кабул ителгән норматив хокукый актлары сыйфаты, аларны рәсми бастырып чыгаруга бәйле мәсьәләләр, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар кабул итүгә һәм аларны Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кртү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына җибәрүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

Җирле үзидарә турындагы законнарга кертелгән яңалыклар турында муниципаль хезмәткәрләргә җиткерелде, эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде, аерым алганда, федераль законнарга үзгәрешләр кертү сәбәпле кайбер муниципаль норматив хокукый актларга үзгәрешләр кертү кирәклеге турында. Моннан тыш, гражданнарның Татарстан Республикасы территориясендә җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлаулар уздыруга хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү мәсьәләсенең актуальлегенә бәйле рәвештә белгечләрнең игътибары җирле үзидарә органнары тарафыннан гавами чаралар уздыру урыннарын һәм шушы өлкәдәге законнарны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле вазыйфаи затларны билгеләүче норматив хокукый актлар кабул итүгә юнәлдерелде. Җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә барлыкка килә торган проблемалар буенча минстрлык белгечләре тарафыннан аңлатмалар бирелде.

Белгечләр шулай ук җирле үзидарә органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләре буенча аерым муниципаль норматив хокукый актларны, шул исәптән коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге норматив хокукый базаны өйрәнделәр. Югары Ослан муниципаль районында районның административ комиссиясе эшчәнлеген оештыру өйрәнелде, аның нәтиҗәләре буенча эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча киңәшләр бирелде. Моннан тыш, Татарстан Республикасының 60-ТРЗ номерлы Законны гамәлгә ашыру буенча җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә тикшерү уздырылды. Шуңа бәйле рәвештә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча вәкаләтле вазыйфаи затлар эшен активлаштыру тәкъдим ителде.

Җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затлары белән берлектә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализланды. Югары Ослан муниципаль районы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигездә җир кишәрлекләре бирү мәсьәләсенә кагыла. Бу эшне тәртикә салу максатларында районның җирле үзидарә органнарына район газетасы аша халыкка җир кишәрлекләре бирү тәртибе турында мәгълүмат җиткерергә, шулай ук әлеге мәгълүматны сайтта урнаштырырга тәкъдим ителде.

Әлки муниципаль районында да, Югары Ослан муниципаль районында да дини берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә органнарына мөрәҗәгатьләре бар, дини берләшмәләрнең эчке эшләр органнары һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән мәгълүмат алмашуы буенча үзара хезмәттәшлеген җайга салу тәкъдим ителде.
Районнар территорияләрендә якын һәм ерак чит илләрдән килгән затлар саны артуга бәйле рәвештә, җирле үзидарә органнарына экстремизмга һәм террорчылыкка каршы көрәш буенча районнар планнарына әлеге категория кешеләрне муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни тормышына җәлеп итү позицияләрен кертү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International