2014 елның 27 июнендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.
Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә, 56 пунктта гражданнарны кабул итте. Һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” җирле бүлекчәләре базасында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшләде.
Гражданнарны кабул итү ачык ишекләр режимында 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр (авыл районнарында - 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр), консультантлар алмашынып, тәнәфессез алып барылды.
Татарстанда Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен оештыру һәм уздыру массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылды.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыруда нотариуслар, адвокатлар, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы Прокуроры И.С.Нәфыйков, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары М.В.Скирда көне буена Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә халыкка консультацион-хокукый ярдәм күрсәтте. Алар барысы 27 граждан кабул итте.
Татарстанда кабул итү барышында 537 кеше хокукый ярдәм алды, шулардан 91 кешегә Казан шәһәрендәге пунктларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендәге пунктларга аеруча күп граждан мөрәҗәгать итте – 33 һәм 45 кеше.
Хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иң актив катлам – пенсионерлар. Халык юристларга мөрәҗәгать итә торган иң күп сораулар гадәттәгечә торак, социаль тәэминат, кулланучылар хокукларын яклау, җир һәм процессуаль хокук нормалары булды.