Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында
2009 елның 19 мае, сишәмбе
2009 елның 7 маендагы 90-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” 2009 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга (алга таба-Федераль закон) муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары тарафыннан җирле үзидарә органнары җитәкчеләрен контрольдә тотуны көчәйтүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, 131-ФЗ номерлы Федераль законның 35 статьясы яңа нигезләмәләр белән тулыландырылган. Алар нигезендә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары вәкаләтләренә эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында муниципаль берәмлек башлыклары, җирле администрация башлыкларының еллык хисапларын тыңлау, шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турында карарны кабул итү керә.
131-ФЗ номерлы Федераль закон яңа 74,1 статья белән тулыландырылды. Аның нигезендә вәкиллекле орган карары буенча муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү тәртибе һәм нигезләмәсе билгеләнгән. Әлеге статья нигезендә вәкиллекле орган депутаты инициативасы яки Россия Федерациясенең югары вазыйфаи заты (РФ субъектының дәүләт хакимияте югары башкарма органының җитәкчесе) инициативасы буенча вәкиллекле орган тарафыннан муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү мөмкинлеге карала.
Муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү өчен нигезләмәләр булып түбәндәгеләр санала: муниципаль берәмлек башлыкларының нәтиҗәлелеге (нәтиҗәсезлеге), җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү һәм (яки) аерым тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру бурычларының 3 яки берничә ай эчендә үтәлмәве.
Вәкиллекле орган депутатлары яки Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затының инициативасы мөрәҗәгать буларак рәсмиләштерелергә тиеш. Ул муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турындагы карар проекты белән бергә муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына кертелә. Вәкиллекле орган депутатлары тарафыннан күрсәтелгән инициатива алга чыгарылган очракта бу турыда муниципаль берәмлек башлыкларына һәм Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затына хәбәр ителә.
Муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турында вәкиллекле орган депутатларының инициативасын караганда җирле үзидарә органнары тарафыннан аерым тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә һәм (яки) муниципаль берәмлек башлыкларының нәтиҗәлелегенә (нәтиҗәсезлегенә) кагылышлы, аяныч нәтиҗәләргә китергән, 131-ФЗ номерлы Федераль законның 75 статьясы 1 өлешендәге 2 һәм 3 пунктларында каралган мәсьәләләрне карау күздә тотыла.
131-ФЗ номерлы Федераль законның 74,1 статьясы нигезендә муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турында вәкиллекле орган депутатлары яки Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затының инициативасы вәкиллекле орган тарафыннан тиешле мөрәҗәгать кергән көннән бер ай эчендә карала дип билгеләнгән.
Бер үк вакытта әлеге статья нигезендә муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турындагы мәсьәләләрне караганда муниципаль берәмлек башлыкларының хокук гарантияләре каралган. Шулай итеп, муниципаль берәмлек башлыкларына тиешле утырышны үткәрү вакыты һәм урыны алдан хәбәр ителергә, шулай ук вәкиллекле орган депутатлары яки Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затының мөрәҗәгате белән алдан танышырга тиеш. Аннан тыш, аңа вәкиллекле орган депутатлары отставкага җибәрү өчен нигезләмәләрне алга чыгарган шартлар буенча аңлатма бирергә тиеш. Муниципаль район башлыгы үз фикерен язма рәвештә язып бирергә хокуклы. Ул әйтелгән карар белән бергә бастырып чыгарылырга (халыкка игълан ителергә) тиеш. Аннан тыш, муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турында вәкиллекле орган депутатлары яки Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затының инициативасы вәкиллекле орган тарафыннан кире кагылган очракта муниципаль берәмлек башлыкларын отставкага җибәрү турындагы мәсьәлә вәкиллекле орган карап тикшерүенә тапшырылган мәсьәлә каралган вәкиллекле орган утырышын үткәргән көннән ике айдан соң чыгарылырга мөмкин.
“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 7 маендагы 90-ФЗ номерлы Федераль закон 2009 елның 13 маенда Россия газетасында (№4908) дөнья күрде. Ул 2009 елның 24 маенда көчкә керә.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре үз ветераннарын искә алды
9 Май алдыннан, шулай ук Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча чаралар планын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре, күпьеллык традиция буенча, ведомствоның элеккеге җитәкчеләре, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән урыннарны тәртипкә китерделәр.
Мөлкәти булмаган характердагы таләпләрне үтәү буенча киңәшмә
Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә бурычлылар булып республика башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр торган мөлкәти булмаган таләпләрне мониторинглау һәм суд карарларын үтәү буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Юриспруденция өлкәсендә республика премиясенә документлар тапшыру срогы тәмамланырга ике атна калды
Юриспруденция өлкәсендә Гавриил Романович Державин исемендәге премиягә республика конкурсына документлар кабул итү соңгы этабына якынлаша. Дәгъвачылар 2026 елның 23 маена кадәр гариза бирә ала. Бу хакта киңәшмә барышында юстиция министрының беренче урынбасары Илья Гомзик искәртеп узды.
7
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьяларының суд участокларын террорчылыктан яклау буенча семинар узды
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен семинар-укыту узды. Семинар барышында суд участокларында куркынычсызлыкны оештыруга заманча алымнар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз