Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына 2009 елга Юлламасында муниципаль, региональ һәм федераль дәрәҗәләрне үз эченә алган идарә кадрлары резервын булдыру кирәклеге күрсәтелде. Шулай ук бу турыда Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2009 елга Юлламасында да әйтелгән иде.
Шуның белән бәйле рәвештә 25.02.2009 елда “Татарстан Республикасы идарә кадрлары резервын формалаштыру тәртибе турында” ПУ-97 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы чыгарылды. Аның нигезендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр окруклары башлыкларына үзләренең вәкаләтләре кысаларында Татарстан Республикасының тиешле муниципаль берәмлекләрендә идарә кадрлары резервын формалаштыру тәртибе турында нигезләмәне, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә идарә кадрлары резервын формалаштыруны оештыру буенча башка кирәкле муниципаль хокукый актларны эшләү һәм раслауны тәэмин итү тапшырылды.
Муниципаль вазыйфаларны биләп торучы затлар һәм муниципаль хезмәткәрләрнең кадр резервын формалаштыру шулай ук 02.02.2009 елдагы 63 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын гамәлгә ашыру буенча 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең Комплекслы планына кертелгән чараларның берсе булып тора.