РФ Судьялары советы суд этикасы яңа Кодексы проекты Концепциясен әзерли

2009 елның 1 июне, дүшәмбе
2004 елның 2 декабрендә судларның VI Гомум россия съезды белән расланган суд этикасы Кодексы судьялар җәмәгатьчелегенең һөнәри һәм хезмәттән тыш эшчәнлектә судьяларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен билгеләүче иң мөһим документларының берсе булып тора.
Суд этикасы Кодексын кабул иткәннән соң суд системасы һәм судьялар статусы, шул исәптән коррупциягә каршы юнәлеш турында РФ Законнарына гамәли үзгәрешләр кертелде, шулай ук судлар эшчәнлеге турында мәгълүматның ачыклыгы хакында закон кабул ителде. Алар барысы да Кодекс нигезләмәләрен камилләштерү анда судьяларның халыкара стандартларга җавап бирүче үз-үзен тоту кагыйдәләрен ныгыту кирәклеген тудыра. Шуның белән бәйле рәвештә һөнәри һәм хезмәттән тыш эшчәнлектә куллану буенча судьяларның үз-үзләрен тоту стандартларын билгеләүгә һәм тәҗрибәи тәкъдимнәрне ныгытуга төп юллар аның төп нигезләмәләрен эшләү максатларында Судьялар советы тарафыннан әзерләнгән суд этикасы Кодексы проекты Концепциясендә формалаштырылганннар.
Концепцияне эшләүчеләр фикеренчә, суд этикасы Кодексында судьяларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре формалаштырылган һәм түбәндәге бурычларны исәпкә алып вазыйфалары билгеләнгән булырга тиеш: һәр граждан һәм җәмгыять компетентлыкны, бәйсезлекне һәм гаделлекне тәэмин итүне төп бурычлары булып кеше хокукларын яклау булган судлардан һәм судьялардан көтәргә хокуклы. Шуның белән бәйле рәвештә суд этикасы Кодексын хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау судларга һәм судьяларга йөкләтелгән гражданнарга һәм оешмаларга тәэмин итү чарасы сыйфатында карарга кирәк.
Гарантияләр булып правосудияне гамәлгә ашыру процессында үз вәкаләтләрен тормышка ашыруда судьяларның компетентлыгы, бәйсезлеге һәм гаделлеге тора. Суд этикасы Кодексында судьяның нейтральлеге, авторитет һәм правосудиянең гаделлеге икеләнү тудырырга мөмкин булганда барлык очракларда фикер ирегенә үз хокукларын гамәлгә ашырганда түземлелек күрсәтү турындагы таләпләр белән фикер һәм үз фикереңне аңлату кушылмасы чагылыш табарга тиеш.
Суд вәкаләтләренең мөһим табигате, шулай ук суд хакимиятенең абруен саклап торырга һәм басымнарның барлык төрләреннән якларга кирәклек судьялар мәнфәгатьләр конфликтын булдырмаска яки эшчәнлекләрен үз вәкаләтләреннән кирәгеннән артык гамәлгә ашырырга тиеш түгелләрен күздә тота.
Ул судьялардан төрле һөнәри эшчәнлектән һәм суд функцияләрен башкарганда гаделсезлеккә китерергә, суд вазыйфаларының абруен уңайсыз хәлдә калдырырга мөмкин булган төрле эшләнгән эшләрдән баш тартуны таләп итә. Тиешле бурычлар һәм чикләүләр суд этикасы Кодексында ныгытылырга тиеш. Шулай ук анда суд эшчәнлегендә коррупцияне кисәтү һәм судьяларга тапшырыла торган таләпләрне киңәйтү турында законнар нигезләмәләрен чагылдырырга кирәк. Үз-үзен тоту стандартлары һәм һәр судьяның үз-үзен тоту кагыйдәләре нәтиҗәләренә нигезләнеп суд этикасы Кодексы тулаем түбәндәгеләрне үз эченә алырга тиеш:
1) судьялар үз эшчәнлекләрендә һөнәри үз-үзләрен тоту принципларына таянырга тиешләр;
2) әлеге принциплар суд этикасы Кодексында формалашкан булырга һәм судьяларга теге яки бу шартларда үз-үзләрен ничек тотарга, бәйсезлекләрен һәм гаделлекләрен саклау өчен үзләре очраша торган кыенлыклар һәм авырлыкларны ничек җиңәргә өйрәтүче тәкъдимнәр бирергә тиешләр;
3) һәр судья институциональ дәрәҗәдә булган кебек үк индивидуаль дәрәҗәдә дә суд органнарының бәйсезлеген саклау өчен барысын да эшләргә тиеш;
4) судьялар үз вазыйфаларын башкаргандагы кебек үк шәхси тормышта да гадел булырга тиешләр;
5) судьялар гел гадел булырга һәм башка кешеләр тарафыннан да гадел булып кабул ителергә тиешләр;
6) судьялар төрле сайлаулардан, чынбарлыкта яки аермачык ялгыштан тыш үз вазыйфаларын башкарырга тиешләр;
7) аларның карарлары эшнең барлык шартларын исәпкә алып кабул ителергә, хокукның тиешле нормаларын куллануга нигезләнергә һәм эшкә карата мөнәсәбәтле булмаган төрле шартларның тәэсирен юк итәргә тиешләр;
8) судьялар суд тикшерүендә катнашучы барлык затларны, шулай ук тикшерү тәэсир итәргә мөмкин булган затларны хөрмәт итәргә тиешләр;
9) судьялар гаделсезлек һәм дискриминацияне булдырмыйча, ике як арасында тигезлекне саклап һәм һәр якка да гадел тикшерүне тәэмин итеп ике як тигезлеге принцибына тиешле хөрмәт белән үз вазыйфаларын гамәлгә ашырырга тиешләр;
10) судьялар ММЧ белән үзара бәйләнештә игътибарлылык күрсәтергә, шәхси максатларда ММЧ белән үзара мөнәсәбәтләрен кулланудан, шулай ук алар тикшерә торган эшләр буенча нигезләнмәгән сүзләрдән тыелып үз бәйсезлеген һәм гаделлеген сакларга тиешләр;
11) судьялар һөнәри белемнәрен югары дәрәҗәдә сакларга тиешләр;
12) судьялар һөнәри белемнең югары дәрәҗәсенә ия булырга, билгеле вакытка суд карарын чыгару турындагы таләпләрне үтәү өчен тоткарлауларсыз эшләргә тиешләр;
13) судьялар эш вакытларының төп өлешен суд функцияләре белән бәйле эшчәнлекне башкаруга багышларга тиешләр;
14) судьялар бәйсезлекләрен шик астына куярга, гаделлекләренә зыян китерергә мөмкинлек бирүче сәяси эшчәнлектән тыелырга тиешләр.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International