ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында

2009 елның 2 июне, сишәмбе
Бүген ТР Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру эшчәнлеге турында мәсьәлә хәл ителде.
Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Мнистрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин, Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе Е.Н.Гатцук, ТР Мнистрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе баш киңәшчесе Р.М.Шамгунов, ТР Президенты Аппаратының ярлыкау секторы баш киңәшчесе Д.А.Рослов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Перспектив икътисадый тикшерүләр үзәге баш белгече А.М.Нәгыймова катнаштылар.
Коллегия утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашучыларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру чаралары белән таныштырды. Россия Федерациясе субъектлары арасында коррупциягә каршы сәясәт Стратегиясен Татарстан беренче булып эшләде.Ул үз чиратында “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” Татарстан Республикасы Законын эшләү һәм кабул итү, махсус дәүләт органын - Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеген барлыкка китерү, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итүдә программалы максатчан ысулны куллану нигезе булды. Корррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлекне оештыруның мөһимлеген 16.08.2006 елдагы ПУ-315 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Республика советын барлыкка китерү факты раслый.
Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыруда катнашучы органнар һәм учреждениеләр системасында Юстиция министрлыгы да бик мөһим урынны алып тора. Аерым алганда, Министрлык алдында Татарстан Республикасы законнарын коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы кайбер федераль законнарга тәңгәлләштерүне тәэмин итү бурычы тора дип әйтелгән иде.
05.03.2009 елдагы 195-196 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары эчтәлеген исәпкә алып республиканың норматив хокукый актлары эшләнеп бетүне таләп итәләр. Алар нигезендә коррупциячелеккә норматив хокукый акт һәм башка документ проектларына экспертиза үткәрү кагыйдәләре билгеләнә.
2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт Стратегиясен гамәлгә ашыру Республика программасы нигезендә каралган кайбер норматив хокукый акт проектлары да эшләнеп бетүдә мохтаҗ. 2007-2008 елларда закон проектлары белән эшләү бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты норматив хокукый актларына коррупциячелеккә хокукый экспертиза үткәрелде.
01.06.2009 ел торышы буенча 342 норматив хокукый акт проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде. Ул закон проектлары белән эшләү бүлеге тарафыннан каралган документлар исәбенең 40,5% һәм тикшерелгән акт проектлары исәбенең 96,8% тәшкил итә. Коррупциягә каршы экспертизаны үткән 342 проектның 59 -Татарстан Республикасы закон проектлары, 10 - Татарстан Республикасы Президенты указы проектлары һәм 273- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектлары.
Норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге тарафыннан соңгы ике ел эчендә Министрлыкның хокукый актларына шундый экспертиза үткәрелә. Бары тик агымдагы елда гына ике йөзгә якын хокукый акт тикшерелде.
Министрлык алдында 2009-2011 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте Стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын башкаруны гамәли контрольдә тотуны оештыру бурычы тора.
Коллегиядә Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары Л.М.Мазитова катнашты. Ул үзенең чыгышында коррупцияне кисәтү буенча мөһим чараларга хокукый актлар һәм проектларына шулай ук коррупция күренү турында мәгүлүматларның исәбе, эшкәртелүе һәм бәясе гамәлгә ашырылырга тиешле коррупциягә каршы монитрингка коррупциягә каршы экспертиза үткәрү керә. Коррупциягә каршы мәсьәләләрне норматив-хокукый җайга салу эшчәнлеге муниципаль дәрәҗәдә үткәрелә.
Әлеге максатларда Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан муниципаль норматив хокукый актлар һәм проектларының беренче коррупциячелек анализы буенча белешмәлек төзелде. Ул җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларына коррупциягә каршы экспертизаны гамәлгә ашырганда кулланыр өчен тәкъдим ителде. Республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр окрукларына коррупциячелеккә экспертиза үткәрү өчен Министрлык тарафыннан коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затларны билгеләргә, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру чаралары системасын формалаштырырга, шулай ук муниципаль номатив хокукый актларга тиешле эспертизаны сайлаучы критерияләрне билгеләргә тәкъдим ителде. Департамент җирле үзидарә органнарына оештыру һәм методологик ярдәм күрсәтүгә карамастан шундый экспертизаларны үткәргәндә вазыйфаи затлар сизелерлек кыенлыклар кичерәләр. Чөнки аны үткәрү әлеге заттан югары һөнәри квалификациягә ия булуын таләп итә.
Шуның белән бәйле рәвештә коррупциягә каршы экспертизаны үткәрү сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруда Министрлык һәм Татарстан Рспубликасының муниципаль районнары һәм ике шәһәр округы арасында муниципаль норматив хоукый актлар һәм проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча килешү төзелде. Аның нигезендә Департамент белгечләре тарафыннан коррупциячелеккә экспертиза үткәрүдә җирле үзидарә органнарына (ҖҮО) хокукый ярдәм күрсәтелә.
Коррупциягә каршы экспертизаны үткәргәндә ҖҮО очраша торган оештыру һәм хокукый авырлыкларны исәпкә алып 2009 елның 29 апрелендә Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә әлеге тематика буенча семинар-практикум үткәрелде. Анда коррупциягә каршы экспертизаны үткәрү концепциясен эшләүчеләрнең берсе, Россия фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының өлкән фәнни хезмәткәре, юридик фәннәр кандидаты З.В.Талапина чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге белән берлектә “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты эшләнде.
Министрлыкның Закон проектлары белән эшләү бүлеге тарафыннан норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе А.Р.Каримова сөйләде.
Коллегия утырышы карарлары проектына искәрмәләрен ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Р.Ф.Гафиятуллин һәм Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге баш киңәшчесе Е.Н.Гатцук әйтте.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International