Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сыйфатының стандартлары турында

2009 елның 5 августы, чәршәмбе

Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү сыйфатын күтәрү, халыкның барлык катлаулары өчен дәүләт хезмәтләрен ала алуны тәэмин итү һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтүче оешмаларга таләпләрне стандартлаштыру максатларында 2009 елның 30 июнендәге 445 номерлы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сыйфатының стандартлары турында нигезләмә расланды.

Нигезләмә Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре сыйфаты стандартларының төп принципларын, кагыйдәләрен һәм эшләү тәртибен, раслауларын, үзгәрешләрен, куллануларын һәм гамәлдән чыгаруларын билгели.

Дәүләт хезмәтләре сыйфатының стандартларын эшләгәндә хезмәтләрне алучыларга дәүләт хезмәтләре һәм аны күрсәтү тәртибе турында вакытында, тулы һәм тәгаен мәгълүмат алуны; хезмәт күрсәткәндә законнарда каралган социаль ярдәм чараларын һәм өстенлекләр бирү; хезмәтләр күрсәткәндә кабул ителгән гамәлләргә (гамәлдә булмаганнарга) һәм карарларга, шулай ук дәүләт хезмәтләре сыйфатының стандартларына карата шикаять бирү мөмкинлеге; хезмәтләр күрсәткәндә хезмәт алучыга китерелгән зыянны кире кайтару гарантияләнә. Сыйфат стандартлары эчтәлегенә таләпләр билгеләнде.

Дәүләт хезмәтләре исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан раслана. Республиканың җирле үзидарә органнарына муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатының стандартларын эшләү һәм раслау тәкъдим ителде.

“Гарант” компаниясе материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International