Татарстан Республикасында муниципаль кадр сәясәте турында

2009 елның 18 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе буенчаТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты тарафыннан мәгълүмат җыю гамәлгә ашырылды һәм Татарстан Республикасында муниципаль кадр сәясәтен гамәлгә ашыру эше гомумиләштерелде.
Гомумиләштерү күрсәткәнчә, республикада әлеге юнәлештә билгеле эш үткәрелә.
Татарстан Республикасында идарәче кадрлар резервын оештыру мәсьәләләре буенча  “Татарстан Республикасында идарәче кадрлар резервын оештыру һәм әзерләү турында” 2008 елның 21 ноябрендәге 596-ПУ номерлы һәм «Татарстан Республикасында идарәче кадрлар резервын оештыру тәртибе турында» 2009 елның 25 февралендәге 97-ПУ номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указларына кул куелды. 2009 елның 25 февралендәге 97-ПУ номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указының 6 пункты нигезендә Татарстан Республикасының муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына Татарстан Республикасының тиешле муниципаль районнарында идарәче кадрлар резервын оештыру турында нигезләмәне эшләү һәм раслау хакында йөкләмә бирелде.
Муниципаль вазыйфаларны һәм муниципаль хезмәткәрләр вазыйфаларын биләп торучы затларның кадр резервы оешу 2009 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 2 февралендәге 63 номерлы карары белән расланган юлламасын гамәлгә ашыру Комплекс планына кертелгән төп чараларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт системасын камилләштерү, дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында «Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте турында» 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 44 статьясындагы 1 пункты, «Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында» 2008 елның 17 гыйнварындагы 5-ТРЗ номерлы Татарсатн Республикасы Законының 33 сатьясындагы 1 пункты нигезендә  «Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте, Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт системасын үстерү турында» республика программасы проекты эшләнде.
Программаның күрсәтелгән проекты нигезендә 2010-2013 елларда Татарстан Республикасының дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру планлаштырылган.
Аннан тыш, әлеге мәсьәләләр буенча республиканың җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде:
шәһәр округы, муниципаль районның идарәче кадрлар резервын оештыру тәртибе турында якынча нигезләмә;
шәһәр округы, муниципаль районның идарәче кадрлар резервын оештыру буенча комиссия турында якынча нигезләмә;
шәһәр округы, муниципаль районның җирле үзидарә органнарында, сайлау комиссиясе аппаратында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турында якынча нигезләмә;
җирле үзидарә органында муниципаль хезмәткәрнең персональ мәгълүматлары белән эшне оештыру һәм аның шәхси делосын алып барү турында якынча нигезләмә.
Югарыда әйтелгән якынча нигезләмәләр шәһәр округлары һәм муниципаль районнарда идарәче кадрлар резервын оештыруның төп төшенчәләрен һәм принципларын, шулай ук идарәче кадрлар резервын оештыру комиссиясе эше тәртибен, аның хокукларын һәм бурычларын ныгыталар.
2009 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча департамент белән килешү төзегәннән соң югарыда күрсәтелгән документларны тәҗрибәдә куллану өчен республиканың шәһәр округлары, муниципаль районнарына җибәрелде.
 
ТР Юстиция Министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International