Россиянең Юстиция министрлыгы гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрен карауны регламентлады

2009 елның 4 сентябре, җомга
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2009 елның 30 июнендәге 199 номерлы боерыгы нигезендә РФ Юстиция министрлыгының гражданнарны кабул итүне оештыру, телдән һәм язма мөрәҗәгатьләрен гражданнарның карарны Россия Федерациясе законнары нигезендә билгеләнгән вакытта кабул итү турында белдерү кәгазе белән вакытында һәм тулысынча карауны тәэмин итү буенча Административ регламенты расланды.
Административ регламент административ процедураларның вакытларын һәм эзлеклелеген билгели, шулай ук мөрәҗәгатьләрен вакытында һәм тулысынча караганда, карарлар кабул иткәндә һәм җаваплар әзерләгәндә үзәк аппаратның структур бүлекчәләре, РФ Юстиция министрлыгының вазыйфаи затлары һәм гражданнар арасындагы үзара бәйләнеш тәртибен билгели.
Регламент нигезләмәләре телдән һәм язма, индивидуаль һәм коллектив гаризаларга, гражданнарның тәкъдимнәре һәм шикаятьләренә (караулары тиешле закон һәм башка норматив хокукый актлар нигезендә җайга салына торган мөрәҗәгатьләрдән тыш) тарала. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International