Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының хатларны перлюстрацияләү тәртибе турында боерыгы законлы түгел дип табылды

2009 елның 7 сентябре, дүшәмбе
РФ Генераль прокуратурасы оператив-эзләү чараларын үткәрү өчен челтәрләргә һәм почта элемтәсе чараларына куелган таләпләрнең берничә пункты нигезләмәләрен законлы түгел дип таныды.
Россиядә кеше хокуклары буенча Вәкаләтле зат һәм РФ Иҗтимагый палатасы вәкилләре фикере әйтелгән массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарулар белән бәйле рәвештә РФ Генераль прокуратурасы Элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгының 19.05.2009 елдагы 65 номерлы боерыгы нигезендә расланган оператив-эзләү чараларын үткәрү өчен челтәрләргә һәм почта элемтәсе чараларына куелган таләпләрнең федераль закон белән тәңгәллеген тикшерде.
Билгеләнгәнчә, күрсәтелгән Таләпләрнең аерым нигезләмәләре РФ Конституциясенең гражданнарның почта, телеграф һәм башка хәбәрләрне яшерен язу хокукларын саклау гарантияләре турындагы нормаларына туры килми һәм Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгы тарафыннан закон нигезендә тапшырылган таләпләрне арттыру белән бастырылып чыгарылган.
Аерым алганда, Таләпләрнең 2,6,7 пункт нигезләмәләре тиешле суд карарыннан тыш, РФ Конституциясе белән тыелган оператив–эзләү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы органнарга почта элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү турында, элемтә хезмәтләреннән файдаланучылар һәм почта җибәрүләре турындагы мәгълүматларны бирү мөмкинлеген күздә тота. Моннан тыш, әлеге пунктлардан чыгып, почта җибәрүләрен һәм аларны алуны контрольдә тотуны гамәлгә ашыруда почта элемтәсе оешмалары хезмәткәрләренең катнашуы күздә тотыла, ләкин бу “Оператив-эзләү эшчәнлеге турында” 12.08.1995 елдагы 144-ФЗ номерлы Федераль законга туры килми.
Граждан хокукларын бозуны бетерү максатларында РФ Генераль прокуратурасы Элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгыннан күрсәтелгән актны федераль закон нигезендә тәңгәллеккә китерүне таләп итте.
Шулай да Элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгында законлылыгын 11 сентябрьдә РФ Югары суды бәяләячәк боерык текстына төзәтмәләр кертергә уйламыйлар. Суд прокуратура дәлилләрен расласа, Элемтә һәм массакүләм коммуникация министрлыгының махсус хезмәтләрнең интернет һәм телефон элемтәсен контрольдә тотулары турындагы ике охшаш документына карата ризасызлык белдерүне китереп чыгарырга мөмкин.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International