Торак өчен түләмәгән очракта гражданнарны торакларыннан чыгаруны тыюны (2011 елга кадәр) кертү тәкъдим ителә

2009 елның 19 сентябре, шимбә
Дума Советы "РФ Торак кодексының 90 һәм 103 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын карауга кабул итте.
РФ Торак кодексының 90 статьясы нигезендә, яллаучы һәм аның белән яшәүче гаилә әгъзалары яшәү торагы өчен һәм коммуналь хезмәтләрне нигезле сәбәпләре булмаган килеш 6 айдан артык түләмәгән очракта, алар торактан суд тәртибендә чыгарылырга мөмкиннәр. Аларга зурлыгы тулай торак зурлыгына (ягъни кеше санына 6 кв.м исәбеннән – РФ ТК 105 статьясы)
тәңгәл социаль найм килешүе буенча яшәү торагы бирелә.
РФ ТК 90 статьясында закон чыгаручы торакларыннан чыгарылган гражданнарга уңайлыклары булган яшәү урынын бирү мөмкинлеген күздә тотмый. 
Закон проекты авторлары фикеренчә, финанс кризисы шартларында эшләрен югалткан, коммуналь, торак хезмәтләрен түләү мөмкинлекләре булмаган гражданнарны торакларыннан уңайлыклары булмаган яшәү урыннарына, бигрәк тә мәйданы кечкенә булган яшәү урыннарына чыгаруны гамәлгә ашыру дөрес түгел.
Әлеге закон проекты нигезендә 2011 елның 1 гыйнварына кадәр шушындый охшаш чыгаруны тыюны кертү тәкъдим ителә.
Гамәлдәге законнар нигезендә, махсуслаштырылган яшәү урыннарында (тулай торакта) яшәүче гражданнарга найм килешүен өзгән яки туктаткан очракта гамәли куркыныч яный. Махсуслаштырылган яшәү урыннарының найм килешүе буенча коммуналь һәм башка хезмәтләрне вакытында түләмәү килешүне өзү өчен төп нигез булып тора (РФ ТК 103 статьясы). Моннан тыш, әлеге гражданнарны торакларыннан бүтән яшәү урыны бирмичә, суд тәртибендә чыгарырга тиешләр.
Әзерләнгән закон проектында РФ ТК 103 статьясындагы 2 өлешендә күрсәтелгән, башка яшәү урыннарын бирмичә чыгарылырга тиеш булмаган (әлеге яшәү урыны алар өчен бердәнбер һәм алар яшәү торагында мохтаҗ буларак чиратта торган очракта) граждан категорияләре исемлеген тулыландыру турында вакытлы хокук нормаларын (2011 елның 1 гыйнварына кадәр) кертү тәкъдим ителә. 
Моннан тыш, күрсәтелгән исемлекне эшсез һәм халыкны эш белән тәэмин итү органнарында чиратта торучы гражданнар исемлеге белән тулыландыру тәкъдим ителә.  
Дума Советы тарафыннан закон проектын Дәүләт Думасының 2009 елның ноябренә эш программасына кертү турында карар кабул ителде.  
Документ авторлары – Дәүләт Думасы депутатлары О.Дмитриева, И.Грачев, Г.Хованская һәм О.Михеев.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International