2015 елның 13 апрелендә Икътисад, идарә һәм хокук институтында Татарстан Республикасының яңадан билгеләнгән җәмәгать судьяларының һөнәри әзерлеге буенча курслар эшли башлады. Курсларда 9 җәмәгать судьясы укый.
Программада заманча укыту технологияләрен куллану каралган. Уку расписаниесендә – “түгәрәк өстәлләр”, классик һәм
интерактив лекцияләр, семинарлар, практик дәресләр, суд ялгышлары тикшерелә, яңа алынган белемнәр системага салына һәм гомумиләштерелә торган дискуссияләр.
Яңадан әзерлек ике этапта уздырыла һәм теоретик курс белән
стажировкадан тора. Яңадан билгеләгән җәмәгать судьяларының әзерлек этабы имтиханнар тапшыру һәм диплом алу белән төгәлләнә.